Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Март азагында «Җир сәгате» акциясе узачак

Чараны Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) ел саен март аеның соңгы шимбәсендә үткәрә һәм барлык кешеләрне, оешмаларны, мәктәпләрне, муниципаль берәмлекләрне бу вакытта бер сәгатькә утны сүндереп, электр приборларын өзеп торырга чакыра.

Ел саен уза торган халыкара «Җир сәгате» акциясе быел 28 мартка туры килә. Ул 20.30 дан 21.30 сәгатькә кадәр барачак (җирле вакыт белән). Бу турыда ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Былтыр республикада барлык муниципаль берәмлекләр дә, 200 дән артык оешма-предприятие әлеге акциядә катнашкан. Экономияләнгән энергия 1 498 000 кВт-сәгать тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса