Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Маркалар» таратуга башлангыч стадиядә чик куелды

Наркополицейскийлар Казанда көчле наркотик матдә сеңдерелгән ачык төстәге матур кәгазь - «марка» таратырга маташуның икенче очрагына чик куйды.

Шушы көннәрдә наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре төрле вузларда белем алучы студентлардан торган наркотөркем әгъзаларын тоткарлады. Алардан күп санда наркотик «маркалар» алынды. Наркополицейскийлар ата-аналарны игътибарлы булырга чакыра. Карап торуга зыянсыз күренгән «маркадагы» наркотик үсмернең ныгып җитмәгән организмына зур зыян китерергә сәләтле. Бу матдәләр 1 миллиграммнан ким булганда да үлемгә китерә ала. «Маркаларны» авызга кабып суыралар. Наркотик тиз арада канга эләгә. Балаларда шикле кәгазь күренү белән үк ТР наркоконтроль идарәсенең ышаныч телефонына шалтырату сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса