Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марат Садыйков онлайн-трансляция барышында татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы #ТатарстанОнлайн телепрограммасының кунагы булачак.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бүген республика халкының сорауларына #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында җавап бирәчәк. Телепрограмманы төбәкнең рәсми берләшмәләрендә трансляцияләү 14.00 сәгатьтә башлана.

Аерым алганда, министр түбәндәге темаларга кагылачак: «Татарстан: сәламәтлек приоритеты», «Татарстанда сәламәтлек саклау үсеше буенча нинди программалар эшли, безнең республика медицинасы ничек үсә?»

Программа вакытында һәр татарстанлы министрга сорау бирә ала. Иң актуаль сорауларга Марат Садыйков трансляция вакытында җавап бирәчәк, ә калган социаль челтәрләрдән файдаланучылар программа тәмамланганнан соң җавап алачак.

#ТатарстанОнлайн программасы Татарстанның рәсми берләшмәләрендә 2020 елның апрелендә эшли башлады. Төрле вакытта проект кунаклары арасында ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов, ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков һ.б. бар иде.

#ТатарстанОнлайн программасы 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә, шулай ук YouTube платформасында башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса