Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марат Хөснуллин: Татарстан илкүләм проектларны үтәү буенча лидер-төбәкләр өчлегенә керә  

ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар Татарстанда федераль акчаларны җәлеп итмичә гамәлгә ашырыла.

Коронавирус пандемиясенә карамастан, Татарстан милли проектларны һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру буенча Россиянең лидер төбәкләре арасында кала бирә. Бу турыда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча федераль оештыру комитеты утырышында РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин хәбәр итте.

«Барлык милли проектлар буенча Татарстан тотрыклы рәвештә Россия лидерлары өчлегенә керә. Илдә булган барлык программаларда Татарстан һәрвакыт катнаша һәм бөтен җирдә дә лидер булып тора. Без Казанның һәм республиканың башка шәһәрләренең ничек үзгәрүен, заманча карарлар һәм мәдәни мирас объектларының гармонияле ярашуын күрәбез. ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү чаралары да төбәк үсешенә үз өлешен кертте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу чаралар республика тарафыннан мөстәкыйль рәвештә, федераль акчаларны җәлеп итмичә гамәлгә ашырыла», — диде Хөснуллин.

Вице-премьер капиталь ремонттан соң ачылган Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты белән танышудан алган тәэсирләре белән уртаклашты. «Мин бу дөнья дәрәҗәсендәге объект дип әйтә алам. Бу чын сарай», - дип ассызыклады вице-премьер.

Бүген Казан Ратушасында РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин рәислегендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча федераль оештыру комитеты утырышы уза. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путинның «май Указлары» нигезендә Россиядә милли проектлар гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса