Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марат Җәббаров оператив штаб утырышында Татарстандагы вәзгыять турында сөйләде

Бүген Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек белән бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штаб утырышы уздырды.

Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров та катнашты. Дмитрий Патрушев сүзләре буенча, тулаем алганда Россия Федерациясенең азык-төлек базарында тотрыклы хәл саклана. Складларда һәм бүлү үзәкләрендә азык-төлек дефициты күзәтелми.

Министр билгеләп үткәнчә, сәүдә челтәрләре, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча, кайбер төбәкләрдә узган атнада ярмалар, макарон әйберләре, ит һәм балык консервалары, тоз һәм шикәр кебек озак саклана торган товарларга ихтыяҗ артуы күзәтелгән. Әмма агымдагы атна башында тенденция түбәнәйгән.

«Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, азык-төлек товарларына зур ихтыяҗны исәпкә алып, логистиканы оптимальләштерү эшен дәвам итә. Төбәкләрдә дә әлеге мәсьәләгә аерым игътибар бирелер дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте Дмитрий Патрушев.

Татарстандагы агымдагы вәзгыять турында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сөйләде. ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров республикада ике айга җитәрлек азык-төлек запасы барлыгын хәбәр итте.


“Чимал буенча да, әзер продукция буенча да дефицит юк. Сәүдә челтәрләре мәгълүматлары буенча, сатуларның иң кызган чагы узган атнага туры килгән. Халык ихтыяҗын тәэмин итү өчен без 21 март көнне Казанның агросәнәгать паркы территориясендә ярминкә уздырдык. Анда бөтен кирәк булган продукция, шул исәптән сәүдә челтәрләрендә ихтыяҗ зур булган ярмалар, макарон әйберләре, ит, консервалар (тушенка), он, шикәр комы китерелгән иде. Продукциягә ихтыяҗ зур булмады. Әйтик, китерелгән карабодай ярмасының 10 тоннасы гына сатылган. Шуңа да карамастан көчәйтелгән контроль һәм көн саен ситуациягә анализ ясау дәвам итә",- дип билгеләп үтте вице-премьер.


Бәяләр вәзгыятенә килгәндә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы, хәзерге вакытта бәяләрнең кискен артуы күзәтелми, әмма көчәйтелгән контроль һәм вәзгыятьне анализлау дәвам итәргә тиеш диде. Министр АПКның төбәк органнары җитәкчеләренә, бәяләр артуы күзәтелә башласа, аларның сәбәпләрен кичекмәстән анализларга кушты.

Дмитрий Патрушев шулай ук азык-төлек базарындагы вәзгыять һәм барлык дәрәҗәләрдә аның контрольдә булуы турында гражданнарга объектив һәм вакытында мәгълүмат бирелергә тиешлеге турында искәртте.

Фото:http://agro.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1713408.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса