Марат Башаровның хатыны ирен гафу иткән
Андрей Малаховның "Сегодня вечером" телетапшыруында Марат Башаров тормыш иптәшеннән гафу үтенгәннән соң, Екатерина Архарова журналистларга интервью биргән.
- Маратның гамәлләре турында сөйләмәүләрен телим, - ди Архарова "КП"га биргән әңгәмәсендә. - Тапшыруны күрмәдем. Әмма һичшиксез караячакмын. Мин Татьяна Анатольевна Тарасованы һәрвакыт хөрмәт итә идем. Хәзер гажданлык позициясе өчен тагын да ныграк хөрмәтлим. Танылган тренер һәм зәвыклы хатын-кыз булуы өчен баш иям.
Архарова сүзләренә караганда, алар ире белән килешкән.
- Ел тәмамлана. Бар да артта калачак. Начарга караганда, яхшысы күбрәк булды. Гафу итә белергә кирәк! Начарлыкка ябышып ятарга ярамый. Хәзер һәркемнең үз тормышы булачак. Әмма без бер-беребез өчен һәрвакыт "ир белән хатын" булып калачакбыз, - дип белдергән ул.
Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа