Реклама
Андрей Малаховның "Сегодня вечером" программасында Марат Башаров һәм Татьяна Тарасова катнашында җәнҗал чыкты.
Актер "Ледниковый период" тапшыруында алган казанышлары турында сөйли башлагач, Татьяна Тарасова аның авызын япты. " Я хәзер бөтен ил алдында кыйнаган хатының алдында гафу үтенәсең, яки мин китәм! Сиңа өстәл артына утырып кубоклар түгел күрсәтеп утырырга түгел, ә башка җирдә утырырга кирәк",- дип ультиматум куйды.
Бәшәров бу сүзләрдән соң, тормыш иптәше Наталья Архарова алдында гафу үтенде. Шулай ук ул Тататьяна Тарасовага интернетта чыккан имеш-мимешләргә ышанмаска кушты.
Моннан соң студия тынычланды һәм тапшыру гадәти режимда үтте. Китәргә җыенган Тататьяна Тарасова уеннан кире кайтып, әңгәмәне дәвам итте.
Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа