Әлмәт таңнары

Макулатура җыябызмы?

Тиздән үз республикабызда җитештерелгән бәдрәф кәгазе кибет киштәләреннән югалырга мөмкин.

Яр Чаллыдагы картон-кәгазь комбинатына икенчел чимал: макулатура һәм картон җитми икән.

Реклама

Хәлне яхшырту юлын чималның чит илгә чыгарылуына чик куюда яки аны чыгарган өчен пошлина кертүдә күрәләр. Комбинатта кәгазь ясый торган машиналарны әлегә туктатмаганнар. Шулай да көннәрдән беркөнне аның туктавы да ихтимал. Комбинатның эше 100 процент икенчел чималга бәйле. Макулатурага бәя арта башлавы да аның эшчәнлегенә тәэсир итми калмый.

Икенчел чимал җитмәүнең төп сәбәбе - халыктан макулатура җыю буенча йомшак эшләү. Шулай ук кәгазь чималын эчке базардан БДБ, Европа илләренә, Кытайга чыгару да эшне катлауландыра. Аннары кешеләрнең сатып алу мөмкинлеге кимү дә макулатура туплануда тискәре чагыла.
Комбинатка Татарстан буенча кергән икенчел чимал күләме гомуми ихтыяҗның 9 процентын гына тәшкил итә. Җыелган макулатураның яртысы республикадан читкә дә чыгарыла. Кәгазь җитештерүчеләр хәзерләүчеләрнең урыннарда муниципаль хакимиятне җәлеп итеп, макулатура җыю эшен җайга салуларына өметләнәләр. Моның өчен макулатура кабул итү урыннары кешеләргә якын урнашкан булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: