Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Максим Шевченко: «Татарстан тотрыклылык, икътисади һәм милләтара иминлек үрнәге булып тора»

Республика башка төбәкләр өчен икътисадта, милләтара татулыкта һәм гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы өлкәсендә үрнәк булып тора.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барган курс ярдәмендә Татарстан Республикасы тотрыклылык, икътисади һәм милләтара иминлек үрнәге булып тора. Әлеге фикерне Россия сәясәтчесе, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко белдерде.

Ул узган ун елда күзәтелгән республикадагы өч төп юнәлешне билгеләп үтте.

«Беренчедән, бу, һичшиксез, икътисади казанышлар. Татарстан җитәкчелеге позициясе нәтиҗәсендә Республика деиндустриализациягә дучар булмаган үзәк булып тора. Бүгенге көндә конкуренциягә сәләтле продукция чыгаручы эре гигант - предприятиеләр сакланып калган», - дип фикерләре белән уртаклашты Максим Шевченко.

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек иткән чорда республиканың тагын бер төп казанышы - милләтара мөнәсәбәтләрдә балансны һәм татулыкны саклап калу.
Аның сүзләре буенча чираттагы мөһим юнәлеш - элекке дәверләр белән дәвамчылык.

«Мин Татарстанның дәвамчанлыкны саклавын күрәм. Мәсәлән, Рөстәм Миңнехановның республика дәүләт киңәшчесе вазифасын башкарган Минтимер Шәймиевкә булган мөнәсәбәтендә дә бу ачык чагыла. Төбәкнең уңышлы үсеше өчен өлкән буынның үз тәҗрибәсен тапшыруы бик мөһим. Минемчә, бу бөтен ил өчен акыллы сәяси система үрнәге булып тора. Гореф-гадәтләрнең һәм хакимиятнең дәвамчанлыгы булмаган җәмгыять тотрыклылыктан мәхрүм ителә. Шуңа күрә бүген Татарстан - тотрыклылык утравы», - дип тәмамлады сүзен Максим Шевченко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса