Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

М-7 трассасында ышаныч телефоны эшли

Татарстан МЧСы М-7 трассасының кардан чистарту эшләре бара торган участогында зур йөк машиналары шоферлары өчен ышаныч телефоны булдырган.

Шоферлар килеп туган сораулары белән Россия МЧСының ТР буенча идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар: 8 (843) 292-64-09. Әлеге территориядә шулай ук «Буран» планы да кертелгән.

Хәзерге вакытта трасса ачылган, «бөкеләр» күзәтелми. Шулай да коткаручылар республика юлларында күзәтчелек итүләрен дәвам итә. Федераль трассаларда 782 кардан чистарту машинасы эшли.

Юлдан читкә тайпылган яки юл-транспорт һәлакәтенә эләккән очракта кичекмәстән 112 ашыгыч ярдәм службасына шалтыратыгыз, ди коткаручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса