“Лукоморье”да әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көнен билгеләп үттеләр
29 нчы "Лукоморье" балалар бакчасында бөек әкиятче, Дания язучысы Ганс Христиан Андерсенның туган көне билгеләп үтелде.
"Әкият почмагы"нда нәни тамашачылар тәрбиячеләр башкаруында спектакль карадылар, әкият һәм яхшылык дөньясында гизделәр. Ата-аналарның катнашында Андерсен китапларыннан күргәзмә ясалган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа