Лондонда Сабантуй
Лондонның UCL университеты территориясендә Сабантуй узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Бөекбритания башкаласы үзәгендә Сабантуй флагын Татарстанның спорт һәм яшьләр эшләре министры Рафис Борһанов белән Берләшкән Корольлекнең татарлар ассоциациясе рәисе Рамил Миңнуллиннар күтәргән.
Сабантуйда Казаннан «Зө-Ләй-Лә» төркеме һәм Ригадан Лилиана Газизова чыгыш ясаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа