Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттән күп балалы Бочковлар гаиләсе хәйриячеләр ярдәме белән автомобильле булды

Шушы көннәрдә узган "Ел хәйриячесе -2012" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында күп балалы гаиләләрнең хыяллары чынга ашты.

Аларга хәйриячеләр ярдәмендә алынган автомобильләр бүләк ителде, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Тантанада күп балалы һәм ятимнәр тәрбияләүче 10 гаиләгә бу бәхет елмайды. Автомобиль алучылар арасында Әлмәт муниципаль районыннан Бочковлар гаиләсе дә бар иде.

Узган ел "Ел хәйриячесе -2011" республика бәйгесенә йомгак ясау тантанасында Яңа Чишмәдән ятимнәр тәрбияләүче ишле гаилә -Хәйдәровларга бүләккә хәйриячеләр автомобиль ачкычлары тапшырган иде. Соңгы бер ел эчендә әлеге мәрхәмәтле гаилә тагын 3 ятимне үз канаты астына сыендырган. Бүген Хәйдәровлар шундый 9 балага ата-ана назын бирә. Гаилә моның белән генә чикләнеп калмаска уйлый. Бүген "Ел хәйриячесе -2012" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында алар тагын балалар алырга теләкләре булуын җиткерде. Бу юлы олы йөрәкле ишле гаиләгә "РИТЭК" җәмгыяте трактор бүләк итте.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250