Әлмәт таңнары

Әлмәттән ике оешмага штраф салынды

Әлмәттән бер предприятие экологик законнарны бозуда гаепләнә.

Татарстанның табигатьне саклау районара прокуратурасы Росприроднадзорның төбәк идарәсе белгечләре белән берлектә шәһәрдә нефть скважинасы төзү эшләрен башкарганда табигатьне саклау законнарының ничек үтәлүен тикшерә. Тикшерү барышында подряд оешмасының нефть продуктларын шәһәр агымсулар коллекторына законсыз агызуы һәм аннан аларның Әлмәтнең чистарту корылмаларына эләгүе ачыклана. Нефть продуктлары эләгү чистарту корылмаларының нәтиҗәле эшләвенә тискәре йогынты ясый. Зыян 610 мең 338 сум тәшкил итә. Чистарту корылмаларыннан чыгучы агымсуларның җитәрлек дәрәҗәдә чистартылмавы нәтиҗәсендә су объектына - Дала Зәе елгасына да зыян килә.

Реклама

Прокуратура таләбе буенча подряд оешмасы һәм аның начальнигы административ җаваплылыкка һәм 44 мең сум штрафка тартылалар.
Карамагында яңгыр сулары коллекторы булган юридик зат та әлеге хәл турында контрольлек итүче оешмага вакытында хәбәр итмәгән өчен 10 мең сум штрафка тартыла. Гаеплеләрне суд аша җавапка тарту өчен хәзер әйләнә-тирә мохитка килгән зыян күләме ачыклана.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: