Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттән өч кеше Ел хатын кызы, Ел ир-аты: хатын-кыз карашы республика бәйгесе җиңүчесе

Башкалада Ел хатын кызы, Ел ир-аты: хатын-кыз карашы республика бәйгеләренең җиңүчеләре игълан ителде.

Аларны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрик итте. Республиканың төрле тармакларындагы мөһим мәсьәләләрне чишүгә хатын-кызларыбыз зур өлеш кертә. Ел хатын-кызы бәйгесе дә моңа ачык мисал. Төрле яшьтә, төрле милләт вәкиле булуына, алган белеменә карамастан, хатын-кызларыбыз җәмгыятьтә мәрхәмәтлелекне, бердәмлекне, гаилә учагын саклый, яшәү мәгънәсен тәшкил иткән кыйммәтләргә үзен аямыйча хезмәт итә, диде парламент җитәкчесе. Республикада яшәүчеләрнең 54 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Медицина өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең 90 проценты, мәгариф өлкәсендә 68 процент, фәнни учреждениеләрдә 22 проценттан артыгы хатын-кызлар. Ел хатын-кызы республика бәйгесе инде 17 нче тапкыр үткәрелә. Быел зона этапларында 400гә якын хатын-кыз катнашкан. Алардан утыз гүзәл зат җиңүче дип табылган. Алар арасында әлмәтлеләр дә бар.
Республика бәйгесендә Хатын-кыз галим номинациясендә Әлмәт нефть институты профессоры Лилия Хуҗина, Хатын-кыз: мәдәни һәм рухи кыйммәт номинациясендә Әлмәт музыка көллияте укытучысы Людмила Шатунова җиңүче булды. Ир-ат лидер номинациясендә Әлмәтнең Боевое братство бүлеге җитәкчесе Геннадий Денисов җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса