Әлмәттән бер оешма җитәкчесенең эше судта
Прокуратура Әлмәтнең «Агро-Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директорын 6,7 млн сум салымнарны яшереп калдыруда гаепләү эшен судка тапшырды, дип хәбәр итә күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте.
54 яшьлек Аслам Саидов схемада катнашкан башка ҖЧҖләр ярдәме белән акчаларны яшереп калдырган. 2014 елның октябрь-ноябрь айларында ул 6,7 млн сум кредиторлык бурычы барлыгын белә торып, салым түләмәгән өчен недоимка алынырга тиешле акчаларны яшереп калдыру өчен ҖЧҖләр белән килешүләр төзегән. Шулай итеп,бизнесмен инкасса йөкләмәләре бирелгән бурычлы предприятиенең исәп-хисап счетына кермәгән акчаларны салым органына түләүдән яшереп калган. Аслам Саидов үз гаебен тулысынча таныган. Хәзер аның эше судта каралачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа