Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттәге ТОСМС биләмәләренә сәяхәт

Әлмәтнең кайбер биләмәләрендә җитешсезлекләр җитәрлек. Узган җомга көнне комиссия әлеге урыннар буенча узды.

Калабызның матурлана, төзекләнә баруында территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советларының (ТОСМС) өлеше әйтеп бетергесез. Һәр елны алар ярдәме белән байтак кына ишегалды төзекләндерелә. Июнь башларында район башлыгы шәһәр службалары җитәкчеләре белән берлектә быел башкарылган эшләрне карап чыккан иде. Кайбер биләмәләрдә җитешсезлекләр дә күзгә чалынды. Узган җомга көнне комиссия әлеге урыннар буенча кабаттан узды.

Сәяхәт Гагарин урамыннан башланды. Биредәге 4 нче йорт янында безне киселгән агачлар каршы алды. 9 б ТОСМСы мөдире Сергей Осетрин әйтүенчә, карт америка чаганнары йортларда яшәүчеләрнең үтенече буенча июнь аенда киселә башланган. Агачларны һәм ботакларны түгү өчен техникага заказ бирелгән. Ә менә 5 һәм 13 нче ЖЭУларга эш җитәрлек: тиз арада үләннәрне чабарга кирәк, кече архитектура формаларының да буяулары уңган. Аларга өченче тапкыр "кара исемлек"кә эләкмәскә иде.

8 а ТОСМСында сынган шомырт агачы алынган-алынуын. Ленин урамындагы 65 һәм Җәлил урамындагы 23 нче йортлар тирәсендә чүп үләннәрдән чын мәгънәсендә урман хасил булган. Элек бу урында хоккей тартмачыгы салынган. Аны Лермонтов урамына күчергәч, мәйдан буш калган. "5 нче ЖЭУ"га территорияне кичекмәстән чабарга кирәк, чөнки үләннәр арасыннан кеше буе да күренерлек түгел. Әллә нинди хәлләр булырга мөмкин әлеге куркыныч урында. Ленин урамындагы 67 нче йорт каршындагы эскәмияләр буялмаган, таганнар ватык, кайберләрендә такта да юк. Әгәр алар ремонтланса, җәйге каникулларының соңгы айларында булса да балалар биредә рәхәтләнеп таганнарда атыныр иде. Заслонов урамындагы 8 нче йорт каршы безне бу юлы да сөендермәде. Шул ук буялмаган, төрле урыннардан тимерләре сындырылган коймалар, теләсә кайда аунап яткан такталар...

"10 нчы ЖЭУ" кисәтүләргә җитди караган: 16 нчы ТОСМС биләмәсендә урнашкан Гафиятуллин урамындагы 29 б йорты яны тулысынча тәртипкә китерелгән. Хәтта чокырлы юлны ремонтлаганнар, балалар мәйданчыкларын буяп, яңартып кына калмаганнар, яңа комлык та ясаганнар. Барлык ишегалларындагы эскәмияләр ремонтланган. Гафиятуллин урамындагы 39 нчы йорт янында да (16 а ТОСМС) күренеш уңай якка үзгәргән.

Әминов урамындагы 6 һәм 8, Гафиятуллин урамындагы 52 нче йортлар ишегалдын, әгәр бу атнада чара күрмәсәләр, үлән басып китәргә мөмкин. Менә дигән балалар мәйданчыгы чүпле, аны да шулай үләннәре каплап килә. Гафиятуллин урамындагы 52 нче йорттагы пандуслар ватык. 25 нче ТОСМС мөдире "Русло" идарәче компаниясенең мөрәҗәгатьләргә игътибар итмәвен җиткерде. Изаил Зарипов проспектында да үләннәр бар җирдә дә чабылмаган. Ә бит проспект - шәһәрнең капкасы.

12 һәм 12 а ТОСМСлары территорияләре сөендерде. Соңгысы карамагындагы йортлар подъездларына калабызның 60, Татарстан нефтенә 70 еллык юбилей билгеләре ябыштырылып чыккан. Без килгәндә йортларның цоколь өлешләрен, кече архитектура формаларын буяп маташалар иде.

"Тыштан ялтырый, арттан калтырый" - бу сүзләрне элеккеге "Балалар дөньясы" кибетенә карата әйтәсе килә. Гагарин урамы ягында ясалган ремонт нигәдер бинаның икенче ягына барып җитмәгән. Нигезгә сыланып үскән үләннәр тиздән бина эчендә баш калкытса, бер дә гаҗәп булмас. "Русло" җәмгыятенә карата биредә дә зарлану сүзләре ишетергә туры килде. 5 а ТОСМСы биләмәсендәге йортларның бер өлешенә "УКЖД Новация", икенчесенә "Русло" хезмәт күрсәтә булып чыкты. "Новация"леләр хезмәтләрен җиренә җиткереп башкарса, күршеләре хакында бу сүзне әйтеп булмый. Моңа мисал - шулай ук чабылмаган үләннәр, Гагарин урамындагы 19 нчы йорт каршында сынып төшкән зур агач ботагының һаман да ятуы һәм башкалар.

Пушкин урамындагы 50 нче йортта яшәүчеләр "коммунизмга" барып җиткәннәр. Биредә яшәүче Галина Кораблева әйтүенчә, апрель аеннан бирле торак хезмәтләргә түләмиләр, чөнки идарәче компанияләре юк. Су, газ, җылылык, электр энергиясе хезмәтләренә турыдан-туры төзелгән килешү нигезендә түлиләр. Бу районда иң шаккатырганы һәм борчыганы элеккеге квартал котельные булды. Тирә-яны чүп-чар белән тулган, сасы исләр таратып утыручы котельныйны заманында Казанның "Столица" җәмгыяте сатып алган булып чыкты. Мондый котельныйга без 7 д ТОСМСында "Менеджер" мәктәбе янында да тап булдык. Әлеге ташландык биналар зур куркыныч тудыра.

Элеккеге 29 нчы кибет арты, К.Цеткин урамындагы 36 нчы йорт каршы да чүплеккә әйләнеп бара. Элек биредә барак булган. "Подряд оешмасы аны сүткәч тәртиптә калдырырга тиеш иде", - диде комиссия әгъзалары. Әмма... чокыр-чакыр, зур-зур ташлар, кешеләрнең тегендә-монда ташлаган чүпләре - әнә шундый йөрәкне әрнетерлек күренеш бүген.

РТС белән СУ-2 районнарында күрсәтелгән кимчелекләрне әллә ни бетерергә ашыкмаганнар. "Лачын" җәмгыяте адресына тәнкыйтьтән башка сүзләр ишетергә насыйп булмады.

- Давыл 12 түбәгә зыян китерде. Аларны ябу белән мәшгуль булдык. Агачлар күп сынды, ике көн ут булмады, чүпләрне түктек, хәзер үләннәрне чабабыз, куакларны матурлап кисәбез, - дигән сүзләр белән каршы алды Түбән Мактама бистәсе җирлеге башлыгы Әлфия Слесарева.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, байтак кына ишегалларында үлән чабучыларга тап булдык. Әллә вакытларын җиткереп эшкә тотынганнар, әллә комиссия йөрисен белеп эшкә керешкәннәр инде - һәрхәлдә, сәяхәт файдага гына. Район башлыгы юбилейларга кадәр тагын бер кат шәһәрне карап чыгарга исәпли. Ә бәйрәмгә бер ай гына вакыт калып бара...

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250