Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә журналистның премиясен 15 елдан соң кайтардылар

Әлмәт журналистикасында тирән эз калдырган, зур өлеш керткән, шагыйрь булуы белән дә район һәм республика елъязмасына алтын хәрефләр белән кереп калган Иван Винокуров исемендәге премия тапшыру тантанасы үтте.

Ниһаять, Әлмәт шәһәр һәм район, корпоратив массакүләм чараларында хезмәт куючыларның үз премияләре булдырылды. Булдырылды дию, бәлки дөрес тә түгелдер. Төгәлрәге, кайтарылды. Моннан унбиш ел элек Журналистлар берлегенең Әлмәт оешмасы тарафыннан гамәлгә куелып, беренче лауреат билгеләнгән дә иде инде. Ул чакта аңа ветеран журналист Әлфия Ярмиева лаек булды. Аннан соң бу эш туктады. Быел журналистлар оешмасы һәм "Әлмәтнефть" идарәсе Иван Винокуров истәлеген кабаттан шул рәвешчә мәңгеләштерергә уйлады. Нефтьчеләрнең изге нияте очраклы түгел, чөнки заманында "Әлмәтнефть" идарәсе 26 ел журналист стажына ия булган Иван Винокуровны "Нефтяник" газетасына баш мөхәррир итеп чакыра. Кабатланмас язмалары белән дан казанган каләмәдәшебез 1994 елда, 64 яшендә арабыздан китә.

Мәртәбәле премия биш номинация буенча бирелде. Иван Винокуров исемендәге премиянең быелгы лауреатлар булып Сәрия Исхакова, Фоат Гайсин, Луиза Подъячева, Тимур Биктимиров, Адель Газизуллина танылды. Кызыксындыру премияләре Светлана Антонова һәм Анастасия Вакатовага бирелде. Лауреатлар дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.

Район башлыгы Мәҗит Салихов, "Әлмәтнефть" идарәсе профком рәисе Раиф Сафин тантананың әһәмиятен билгеләп үттеләр, журналистларга хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә матбугат ветераннары Иван Винокуров турындагы якты истәлекләре белән уртаклашты, аңа багышлап язылган шигырьләрен укыды.

Мәшһүр шагыйрь исемендәге премия хәзер аның туган көненә (10 гыйнвар) һәм Әлмәттә матбугатка нигез салынган датага (23 гыйнвар) багышлап, ел саен тантаналы шартларда тапшырылачак.

Җылы хатирәләр, концерт номерлары белән узган тантанада тагын бер күңелле хәбәр ирештерелде - хәзер Татарстан Журналистлар берлеге Әлмәт оешмасының үзенең махсус бүлмәсе булачак. Анда райондагы матбугат тарихы чагылдырылган музей һәм башкалар оештыру да планлаштырыла.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса