Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ЖКХ хезмәткәрләре Сабантуе узды

Әлеге бәйрәм бездә сигезенче тапкыр үтте. Анда җәйге төзелеш һәм җылылык сезонына әзерлеккә нәтиҗәләр ясала.

Бүген Әлмәттә 23 идарәче компания һәм 13 ТСЖ эшли. Төбәктә торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы уңышлы тормышка ашырыла. Ул эшли башлаган чордан алып Әлмәттә барлыгы 2 млдр. сумга 379 йорт яңартылган. Быел 35 йортка капиталь ремонт ясалды.

Бәйрәм барышында фидакарьләр ТР Төзелеш, архитектура һәм ЖКХ министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса