Әлмәттә “Үзеңә иптәш тап” акциясе узачак
5-6 июльдә Әлмәттә "Үзеңә иптәш тап" исеме астында песиләр күргәзмәсе узачак. Хәйрия чарасы "Йөрәгеңне ач" волонтерлык хәрәкәте тарафыннан оештырыла.
Хуҗасыз калган песиләрне коткару максатыннан үткәрелүче күргәзмәдә әлмәтлеләргә изге гамәл кылырга һәм яңа иптәш булдырырга мөмкин булачак. Чара 11-18 сәгатьләрдә Ленин урамы, 123в адресы буенча урнашкан "Ля Муррр" зоокибете янында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа