Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “зачетка”га һәйкәл булырмы?

Бүгенге яшьләр укырга да, күңел ачарга да һәм җәмәгать эше белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Мин моңа Яшьләр үзәгендә узган чираттагы чарада булганнан соң тагын бер кат инандым.

"ПолитЗавод - 2014" иҗтимагый-сәяси проекты кысаларында шәһәрнең югары һәм урта-махсус уку йортлары студентларының Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый Яшьләр палатасына әгъзалыкка кандидатлар белән очрашуы булды.

Торак-коммуналь хуҗалык тарифларын дәүләт контрольгә алырга тиешме? Шәһәрнең имиджын ничек яхшыртырга? Әлмәт муниципаль районы Советы каршында яшьләр иҗтимагый палатасы кирәкме? Яшьләргә генә түгел, өлкәннәр өчен дә актуаль булган әлеге сораулар буенча егет-кызлар үзләренең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Әлеге фикер алышуларны тыңлаганнан соң, мондый чараларны күбрәк уздырырга, яшьләрне мөһим мәсьәләләргә ешрак җәлеп итәргә кирәклеге аңлашылды. Чыгыш ясаучылар үзләренең мәгълүматлы булуларын күрсәттеләр, үз фикерләрен дәлилләргә омтылдылар. Бигрәк тә аларның шәһәр имиджын яхшырту турындагы тәкъдимнәре кызыклы иде. Яшьләр Әлмәткә туристлар җәлеп итү, уку йортларына күбрәк студентлар чакыру ягында (хәзерге вакытта Әлмәттә 15 урта-махсус һәм югары уку йортларында 13 меңнән артык студент белем ала). Кемдер Әлмәттә IT-парк ачарга, икенче берәү студентларны кызыксындырыр өчен кызыклы һәйкәл, әйтик, "зачетка" һәйкәле булдырырга тәкъдим итте.

Ел лидерлары билгеле

Яшьләрнең активлыгы һәм туган шәһәрләренә, иҗтимагый тормышка ниндидер уңай үзгәрешләр кертергә омтылуы сөендерде мине. Әлеге чарада чыгыш ясаучылар - Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый Яшьләр палатасына әгъзалыкка кандидатлар - барысы да лидерлар. Шулай булмасалар, мондый җитди темаларга сөйләшүләрдә зур теләк белән катнашырлар идеме икән?! Әле күптән түгел генә балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының иң талантлы, уңышлы лидерларының һәм җитәкчеләренең "Ел лидеры-2013" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да булды. Анда балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының яшь, актив, максатчан лидерлары һәм җитәкчеләре, укучылар һәм студентлар үзидарәсе активистлары, предприятиеләр һәм оешмаларның яшьләр комитеты әгъзалары катнашты.

"Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары. 14-17 яшь" номинациясендә җиңүче исеменә 24 нче мәктәп укучысы, "Планета" яшьләр клубы әгъзасы Айгөл Мортазина лаек булды. "Яшьләр иҗтимагый берләшмәсе лидеры. 18-23 яшь"тә җиңүче булып икътисад, идарә һәм хокук институтының Әлмәт филиалы студенты, "Волонтер" берлеге әгъзасы Гөлназ Гыймадиева һәм А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КМТТУ) студенты, "Гранд" вокал ансамбле солисткасы Ангелина Грушина танылды. Әлмәт торба заводының яшьләр комитеты рәисе Рамил Закиров "Яшьләр иҗтимагый берләшмәсе лидеры. 24-35 яшь", "Планета" яшүсмерләр клубының педагог-оештыручысы Надежда Дуванская "Яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре" номинацияләрендә җиңүгә ирештеләр.

Әлмәтнең иң шәп яшь лидерларын 3 өлештән торган сайлау туры ярдәмендә билгеләгәннәр. Алар үзләре, шөгыльләре белән таныштырудан тыш, Россия һәм Татарстан Конституцияләрен, шәһәр тарихын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәткән, шулай ук инша бәйгесе, мастер-класслар да оештырылган.

Роза СӘХБЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса