Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә юллар ремонтлана башлады. Халык ризасызлык белдерә

Чокырлы юлларны ремонтлый башлауларын күреп, шәһәрдә яшәүчеләр "Халык контроле"нә шикаятьләрен юллый башлаган. Алар асфальт салуда технология бозыла дип борчыла.

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин ремонт барышы белән үзе танышырга булды. Юл хуҗалыгы яңа технология куллана булып чыкты. Ул юл япмасының тулысынча кибеп бетүен көтмичә дә ремонт ясарга мөмкинлек бирә, дип аңлата белгечләр. Быел Ленин урамындагы юлны капиталь ремонтлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса