Әлмәттә юл-транспорт һәлакәтендә бала зыян күргән
15 декабрьдә төнге уннар тирәсендә Шевченко-Радищев урамнары кисешкән урында 1991 елгы Nissan Almera руле артында утырган зат тизлек режимын боза һәм машинасы белән металл коймага килеп бәрелә.
Нәтиҗәдә, "тимер ат" юлга чыгып оча һәм «ВАЗ-21099» килеп бәрелә. Әлеге юл-транспорт һәлакәтендә 2001 елгы бала зыян күрә. Ул имгәнүләр белән Әлмәт медсанчастена озатыла.
Фото: www.16.mchs.gov.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа