Әлмәттә юл олимпиадасы булып узды
Зурлар да юл кагыйдәләренә имтихан тотты
Балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәге базасында юл олимпиадасы булып узды. Алтышар кешедән торган 6 команда арасында юл хәрәкәтендә иң грамоталы, культуралы һәм сәламәт катнашучы исеменә кискен көрәш барды. Программа теория һәм практик өлешләрдән торды. Аларны үтәү барышында командаларның юл әлифбасын ничек белүләре, спорт белән ни рәвешле дус булулары сыналды. Шунысы кызыклы, әти-әниләр һәм студентлар командалары ир-атлардан гына торды, ә тәрбиячеләр һәм укытучыларны гүзәл затлар тәшкил итте. Ир-атлар арасында әти-әниләрнең "Дальнобойщики", остазлар арасында укытучыларның "Яшел ут", ә укучылар арасында "Светофорик" командасы җиңүчеләр булып танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа