Әлмәттә юл читендәге транспорт карны чистартырга комачаулый
Юлчыларның Әлмәт юлларын тулысынча идеаль хәлгә китерү көчләреннән килми. Ник дисәң, юл кырыйларында, урамнарда, ишегалларында калдырылган техника кар чистарткычларга тулы куәтенә эшләргә ирек бирми. Машиналарны юл кырыенда калдыруны чикләүче махсус билгеләр дә ваемсыз шәһәрдәшләребезгә тиешенчә тәэсир итми. Тиешсез урында калдырылган машиналарның кайвакыт кар чистартырга комачаулап кына калмыйча, махсус техникага, әйтик,...
Юлчыларның Әлмәт юлларын тулысынча идеаль хәлгә китерү көчләреннән килми.
Ник дисәң, юл кырыйларында, урамнарда, ишегалларында калдырылган техника кар чистарткычларга тулы куәтенә эшләргә ирек бирми. Машиналарны юл кырыенда калдыруны чикләүче махсус билгеләр дә ваемсыз шәһәрдәшләребезгә тиешенчә тәэсир итми. Тиешсез урында калдырылган машиналарның кайвакыт кар чистартырга комачаулап кына калмыйча, махсус техникага, әйтик, ашыгыч ярдәм машинасына, янгын сүндерү машиналарына киртә булуын да онытмаска кирәк. Бигрәк тә ишегалларында. Шуңа күрә әлмәтлеләр шәһәр эчендә тәртип урнаштыру белән шөгыльләнүче оешмалар хезмәтенә ихтирам беләнрәк карасыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа