Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә югары һәм урта махсус уку йортлары арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча ярышлар булды

Әлмәт физкультура көллиятенең спорт залында югары һәм урта махсус уку йортлары арасында армиягә чакырылу яшендәге студентлар арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча ярышлар үтте.


Ярышларның төп бурычы - спортның хәрби-гамәли төрләре буенча ярышлар үткәрү традициясен ныгыту, армиягә чакырыласы яшьләрнең физик, әхлакый һәм рухи культурасын күтәрү, РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итүнең һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару дәрәҗәсен күтәрү.

Ярышларда шәһәрнең сигез уку йорты командалары катнашты. Егетләр строй смотры, пневматик винтовкадан ату, АК-74 автоматын сүтеп җыю, турникта күтәрелү, 100 һәм 1000 метрга йөгерү буенча көч сынаштылар.

1 нче урынны Әлмәт физкультура көллияте клмандасы яулады, 2 нче урында политехник техникум, 3 нче урында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты командалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250