Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә юбилей чараларына әзерлек кысаларында 2 млрд сумнан артык акча үзләштерелгән

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәр Советының XXVII (уртак) сессиясендә депутатлар юбилейлар уңаеннан оештырылучы чараларның комплекслы планын гамәлгә ашыру барышын тикшерде.

Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе Марат Гыйрфанов чыгыш ясады.

Юбилей чараларына әзерлек кысаларында барлыгы 2 млрд сумнан артык акча үзләштерелгән, шуларның 900 млн сумы "Татнефть"кә туры килә. Республика бюджетыннан ярты млрд, җирле бюджеттан һәм башка чыганаклардан 135 млн сум акча бүлеп бирелгән. Мәгълүм ки, быел калабызда эшләр зурдан башкарылды: 10 мәктәпкә капиталь ремонт ясалды, ишегаллары төзекләндерелде, "Көнчыгыш капка"да 270 урынлы балалар бакчасы декабрьдә тапшырылыр дип көтелә, шул ук микрорайонда "Яшьлек"тәге кебек табиб-педиатр офисы булдырыла. 31 августта республикада тиңе булмаган заманча мәктәп ишекләрен ачачак. Нефтьчеләрдән башка, әлбәттә, боларга ирешеп булмас иде. Алар белем йортларына спорт инвентарьлары алу өчен 13,5 млн сумлык сертификат та бүләк итте. Район Мәдәният йорты зур үзгәреш кичерә башлады - "Татнефть" генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов карары белән ул төзекләндерелеп, яңа сулыш алачак.

Юллар, йортларга капиталь ремонт уздыру һәр елдагыча тулы көченә алып барылды. Сәламәтлек саклау объектларына да игътибар бүленде - нефтьчеләр ярдәме белән онкология диспансеры, ЦРБның инфекция бүлекчәсе киңәйтелде. Оешма-предприятиеләр тырышлыгы белән перинаталь үзәкле балалар шифаханәсендә яңа туган нәниләр өчен реанимация бүлеге, биредә үк "Яхшы кәеф паркы" ачылды.

Дистә ел элек төзелә башлаган шарлавыклы буалар да, ниһаять, юбилей елында төгәлләнде. Күптән түгел төзелгән Әлмәтнең 60 еллыгы скверында Интернеттан бушлай файдалану өчен Wi-Fi урнаштырылды. Бүгенге көндә Бигәштә дә парк төзекләндерелә. Күрәсез, шәһәр олуг бәйрәмен лаеклы каршылый.

Депутатлар Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре бюджетларына да үзгәрешләр кертте һәм башка мөһим мәсьәләләрне дә тикшерде. Күркәм традиция буенча сессия дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250