Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Йөрәгеңне ач” волонтерлык хәрәкәте тарафыннан оештырылган иясез хайваннар хәйрия ярминкәсе булды

Быел әлеге акция 4 нче тапкыр уздырыла. Узган өч ярминкәдә 30дан артык җан иясе өйле-хуҗалы булды.

Ленин урамында "Лямуррр" кибете янында ачык һавада 17 песи һәм 1 көчек үзләренең хуҗаларын көтте. Беренче көнне яңгыр явып торды, ә күргәзмә оештырылган урындагы йорт хуҗалары аңа мөнәсәбәтләрен тәрәзәләрдән йомырка ыргытып белдерделәр. Әмма яңгыр да, усал ниятле кешеләрнең гамәлләре дә күргәзмәне өзә алмады.

Күргәзмә оештыручылар барлык җәнлекләрнең дә сәламәт, прививка үткән булуын аңлаттылар. Песи баласын өйләренә алган яңа хуҗалар контактларын, паспорт мәгълүматларын күрсәтеп шартнамәгә кул куялар, шул рәвешле волонтерлар эт-песиләрнең язмышын күзәтеп тора алалар, консультация бирәләр, вакыты җиткәч стерилизация үтәргә ярдәм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250