Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Ышаныч телефоны ни өчен кирәк?” дип аталган иҗади бәйгенең җиңүчеләрен тәбрикләделәр

Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә "Ышаныч телефоны ни өчен кирәк?" дип аталган иҗади бәйгенең җиңүчеләрен тәбрикләделәр.

Психологик-педагогик ярдәм үзәге мөдире Ольга Ананьева сүзләренчә, әлеге чарада шәһәрнең 5 мәктәбе укучылары катнашкан.

- "Ышаныч телефоны ни өчен кирәк?" дигән темага компетентлы жюри логотип, инша һәм рәсем номинацияләрендә 18 иҗади эшне тикшерде, - дип ачыклык кертте бүләкләү тантанасында Ольга Ананьева. - Балаларның ышаныч телефоны эшчәнлегеннән хәбәрдар булуы аеруча сөендерде. Шулай ук укучыларны биремне креатив, гадәти булмаганча тасвирлавын да билгеләп үтәсем килә. Бу әле соңгы бәйге түгел. Киләсе уку елында да дәвам итәчәк. Шуңа күрә катнашучыларга бер теләгем бар: шәхси фикерләрен ачарга өйрәнсеннәр иде.

2012 елдан Әлмәт бөтенроссия бердәм ышаныч телефоны системасына кертелде. Ашыгыч психологик ярдәм үзәге белгечләре әйтүенчә, көн саен ким дигәндә 10 шалтырату кабул итәләр. 20 апрельдән 17 майга кадәр балалар һәм үсмерләр өчен "Ышаныч телефоны" айлыгы игълан ителү сәбәпле, шалтыратулар арткан, көненә 20 шәр мөрәҗәгать кабул итәләр. Нигездә үсмерләр яшьтәшләре белән аралашудагы авырлыклар турында сөйләсә, өлкәннәр ир белән хатын арасындагы аңлашылмаучылыкны чишәргә ярдәм сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса