Әлмәттә язгы кыр эшләренә әзерлек тикшерелде
Гомумшәһәр планеркасы кысаларында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Извил Габдрәкыйпов язгы чәчүгә әзерлек хәлләрен тасвирлады.
Язгы чәчүне уңышлы үткәрү өчен техниканың әзерлеге, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, орлыклар җитәрлек булу, хезмәт ресурсларының җитешлеге кирәк. Извил Габдракипов барлык позицияләр буенча конкрет саннар китерде, тулаем алганда язгы чәчүгә әзерлекнең канәгатьләнерлек булуын әйтте.
"Форсаттан файдаланып, - диде Извил Габдракипов, - бөтен яклап ярдәм күрсәткән өчен район башлыгы Мәҗит Салиховка, "Татнефть" ААҖ җитәкчеләренә, республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсе килә. Язның бер көне ел туйдыра".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа