Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә язгы чакырылыш кампаниясе иртәрәк төгәлләнәчәк

Татарстанда армия сафларына язгы чакырылыш кампаниясе кыскартылачак, дип белдерде республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин. Бу Казанда Универсиада узу белән бәйле.

Егетләрне армия сафларына алу элеккечә 15 июльдә түгел, ә июнь ахырында төгәлләнәчәк.

Бу юлы 4 меңгә якын татарстанлы илне сакларга юл алачак. Казанда урнашкан җыелу пунктыннан беренче озату 10 майда булыр дип көтелә.

Татарстан военкоматында һәм Казан гарнизонының хәрби прокуратурасында "кайнар линия" эшли. Бирегә армиягә чакырылган егетләр һәм аларның ата-аналары үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Татарстан республикасының хәрби комиссариаты: Т.: (843) 570-31-56, Казан гарнизоныныңхәрби прокуратурасы: Т.: (843)264-23-51.

tatmedia.ru

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250