Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Яз һәм Хезмәт, Җиңү бәйрәмнәренә әзерләнәләр

Шәһәрдә алда торган 1 Май һәм Җиңү бәйрәмнәренә әзерлек бара. Район башкарма комитетында әлеге бәйрәмнәр уңаеннан киңәшмә уздырылды.

Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә, һәр елдагыча, Нефтьчеләр мәйданында митинг оештырылачак. Биредә үк бәйрәм концерты һәм быел юбилейлы - 55 нче тапкыр җиңел эстафета да үткәрелә. Эстафета вакытында Ленин урамыннан транспорт хәрәкәте туктатылып торачак.
9 Май - Җиңү бәйрәме Мәңгелек утка чәчәк салулардан башлана. Бу көнне уздырылачак Җиңү парадына репетиция башланды инде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков парадка катнашучыларга троллейбуста һәм автобуста бару өчен "Парадта катнашучы" бердәм билеты ясарга тәкъдим итте. Бу укучы яки студент төркемнән калган очракта, репетиция булган урынга тизрәк барып җитү өчен кирәк, дип белдерде ул һәм кондукторларга аларны җәмәгать транспортыннан куып төшермәскә әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250