Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ясле төркемнәре кимегән

2016 елга кадәр республикада нәниләр өчен бакчаларда 30 меңнән артык урын булдырылачак. Аның 10 меңнән артыгы быелгы планга кертелгән.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов киңәйтелгән коллегия утырышында билгеләп узганча, республикада яңа мәктәпкәчә урыннар булдыру күздә тотылган өчеллык программа тормышка ашырыла башланган. Узган ел бер яшьтән җиде яшькә кадәр булган сабыйларны мәктәпкәчә белем һәм тәрбия белән тәшкил итү 75,4 процентка җиткән. Бу ил буенча булган күрсәткечтән 10 процентка артыграк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, былтыр ясле төркемнәре кимегән - 2012 елдагы 1803 урынына 1616 ясле калган. Яслеләрне кыскартучылар арасында Әлмәт тә эләккән. Дөрес, бездә күршедәге эре шәһәрләр белән чагыштырганда кимү әллә ни зур түгел, әмма барыбер күпмедере ябылган. Яр Чаллыда ясле төркемнәре 54, Казанда 55, Түбән Камада 41, Әлмәттә 14 кә кимегән. Министр муниципаль берәмлекләргә 3 яшькә кадәрге балалар өчен төркемнәрне сакларга кирәклегенә күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса