Әлмәт таңнары

Әлмәттә яшәүче ветераннар котлаулар кабул итә

Бөек Җиңүнең 69 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә утлар-сулар кичкән фронтовиклар бәйрәм белән котлау кабул итә.

Реклама

"ТМС групп" идарәче компаниясенең җитәкчелеге, профсоюз комитеты, ветераннар советы үзләренең сугыш ветераннарын беренчеләрдән булып котлады. Степан Дмитриевич Беляевны котларга кунакка компаниянең ветераннар советы рәисе Марина Пушкаревская, "НКТ-Сервис" ҖЧҖнең ветераннар җитәкчесе Анастасия Макарова килде. Алар ветеранга бүләкләр, котлау кәгазьләре тапшырдылар, озын гомер, сәламәтлек, Александра Федоровна белән икесенә гаилә иминлеге теләделәр.

1921 елда Нагорное авылында туган Степан Дмитриевич яшьтән үк нужа күреп үскән, ачлыкны да башыннан кичергән, буыннары ныгыганчы ук колхоз эшенә җигелгән.

Аны 1940 елда армиягә алганнар. Көнбатыш Украинада хезмәт итә башлаган. Сугышның башында ук немец самолетлары бомбага тотканда яраланган. Госпитальдә дәваланганнан соң аны запас полк белән Иран-Төркия чигенә озатканнар. Җиңү көнен Степан Дмитриевич туган авылында каршы алган, чөнки аны шул ярасы аркасында демобилизацияләгәннәр.

Сугыштан соң фронтовик буровойда эшли, аннары "Елховнефть" идарәсенең торба базасында хезмәт куя. 1951 елда өйләнә, уңган балалар үстерәләр.

- Безне шулай кайгыртып торган өчен зур рәхмәт, - ди ветеран. - Бигрәк тә "ТМС групп"ның җитәкчеләренә, профсоюз комитетына һәм, әлбәттә, ветераннар советына рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту буенча федераль программа нигезендә безгә 2011 елда уңайлыклы квартира бирделәр, сөенеп туя алмыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: