Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яшәүче ике кеше хакимият вәкилләрен мәсхәрәләгән өчен суд каршына басачак

Әлмәт шәһәр прокуратурасы С.А.Дербенскийны һәм С.Г.Любавинны (икесе дә 1981 елда туган) РФ Җинаять кодексының 319 маддәсендә каралган хакимият вәкилләрен мәсхәрәләүдә гаепләүне раслады һәм аларның эшен судка җибәрде.


Тикшерүдән күренгәнчә, 2013 елның 21 декабрендә әлеге кешеләр, "Стар Синема" кинотеатры янында эчкән хәлдә җәмәгать тәртибен бозганнар, администраторның кисәтүенә колак салмаганнар. Шул уңайдан, әлеге кешеләрнең хокук бозу гамәлләрен туктату өчен кинотеатрның сак хезмәткәрләре полиция чакырганнар.

Вакыйга урынына килеп җиткән полиция хезмәткәрләре хокук бозучыларна тоткарлаганнар, "Панорама" бинасыннан алып чыгу чаралары күргәннәр. Әмма Дербенский һәм Любавин, полиция хезмәткәрләренең хакимият вәкилләре булуын, хезмәт вазифаларын башкаруларын, хокук бозуны бетерү өчен чакырылганнарын белә торып, полиция хезмәткәрләрен халык алдында тупас сүгенү сүзләре белән мәсхәрәләгәннәр.

Тикшерү барышында С.А.Дербенков һәм С.Г.Любавин гаепләрен тулысынча таныдылар һәм үкенү белдерделәр. РФ җинаять кодексының 319 маддәсендә әлеге җинаять өчен 40 мең сумга кадәр штрафка тарту, мәҗбүри эшләр яки 1 елга кадәр төзәтү эшләре каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса