Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яшәүче Хөснетдиновлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп узды

Шушы көннәрдә Әлмәттә гомер кичерүче Минзифа һәм Нәҗип Хөснетдиновлар бриллиант туйларын билгеләп үтте, бергә гомер итүләренә быел 60 ел тулган!

Лениногорск районы Куакбаш авылында туып-үскән авылдашлар 1955 елның 1 гыйнварында өйләнешәләр. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Минзифа апа әлмәтлеләргә таныш кеше: шагыйрә, берничә китап авторы, Р. Төхфәтуллин исемендәге әдәби премиягә лаек булган шәхес. Ире Нәҗип гомере буе нефть тармагында хезмәт куйган. Тигез гомер кичерүләренең иң төп сере дип сабырлыкны атыйлар: "Бер-береңә юл куярга өйрәнергә кирәк. Шул чагында гына аерылуларны булдырмый калып була", - ди бәхетле картлык кичерүче пар. Инде 85 яшьтән өстә булсалар да, Хөснетдиновлар әле дә үз аякларында йөриләр. Биш вакыт намазларын калдырмыйлар. Алар турында тулырак газетабызның алдагы саннарында укый алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса