Әлмәттә яшәүче бер ханым күршесен судка биргән
Әлмәтле суд аша күршесеннән торак участогына куелган күзәтү камерасын алып ташлавын таләп иткән.
Ханым күршесеннән уртак торак участогына куйган күзәтү камерасын аның йортының бер өлеше күренмәслек итеп яңадан урнаштыруын үтенә. Ләкин тегесе аның үтенечен санга сукмый. Ханым судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Суд исә җавап бирүчегә карата видеокүзәтү камерасын алып ташларга дигән карар кабул итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа