Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яшь янгынчылар ярышты

Кыюлар һөнәре үзенә тарта Калабызда үзләрен кыю һөнәр ияләре - янгын сүндерүчеләр ролендә хис итүче мәктәп укучылары арасында ярышлар үткәрү традициясе яшәп килә. Бу идеянең кайсы елны туганын хәтерләве кыен, ләкин ул елның-елында үткәрелә. Безнең районда бу бурычларны тормышка ашыручылар - Әлмәт ВДПОсы белән янгынга каршы федераль службаның икенче отряды....

Кыюлар һөнәре үзенә тарта

Калабызда үзләрен кыю һөнәр ияләре - янгын сүндерүчеләр ролендә хис итүче мәктәп укучылары арасында ярышлар үткәрү традициясе яшәп килә. Бу идеянең кайсы елны туганын хәтерләве кыен, ләкин ул елның-елында үткәрелә.

Безнең районда бу бурычларны тормышка ашыручылар - Әлмәт ВДПОсы белән янгынга каршы федераль службаның икенче отряды. Алар арасындагы үзара тыгыз хезмәттәшлек әлеге ярышларны үткәрү белән генә чикләнми, сизелерлек уңышлар да бирә. Икенче отрядның 9 нчы янгын часте спорт манежы базасында менә күп еллар инде янгын-гамәли спорт буенча секция эшләп килә. Сүз уңаенда аның бөтенләй бушлай булуын да әйтеп китү артык булмастыр. Тренерларның тырышлыгы белән инде ничә буын шәкертләр Россия, Татарстан призерлары һәм чемпионнары булалар, төрле турнирларда җиңеп чыгалар. Шул рәвешле ут белән көрәшүчеләргә лаеклы алмаш - икенче отрядның данлы традицияләрен дәвам итүчеләр дә әзерләнә.

Быел ярышлар 23 нче янгын часте территориясендә үткәрелде. Частьның аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән бакчасындагы каршылыклар полосасы җиңү теләге белән янган, кыю үсмерләрне һич кенә дә куркытмады. Башта катнашучыларның тизлеген һәм ныклыгын янгын эстафетасында сынадылар. Тантаналы линейкадан соң ук районыбызның 17 мәктәбе вәкилләре стартка басты.

Һәр командага дүрт этапны үтәргә кирәк иде. Янгын сүндерүчеләрдәге кебек үк, эстафета таякчыгы булып янгын көпшәсе хезмәт итте.

Ут белән көрәшү өчен чыдамлык һәм җитезлек кебек сыйфатларга ия булу гына аз, коткаручыларның куркыныч хезмәтендә иң мөһиме - белемнәр. Шуңа күрә ярышларның мәҗбүри турларыннан берсе булып янгын куркынычсызлыгы викторинасы тора. Монысы инде бер дә балаларча түгел, ә катгый имтихан рәвешендә уза.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә 15 нче мәктәп командасы җиңү яулады. Узган елгы лидерлар - Яңа Нәдер мәктәбе укучылары икенче урынга чыкты. Өченче позициядә - 5 нче мәктәпнекелеәр. Барлык призерлар да Мактау грамоталары, бүләкләр белән билгеләп үтелделәр, ә җиңүчеләргә күчмә кубок тапшырылды.

Юлия Григорьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250