Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яшь фотосөючеләр бәйгесе үтте

"Әлмәтем: кичә, бүген, иртәгә" - Әлмәтнең 60 еллыгына әзерлек кысаларында районның мәгариф учреждениеләрендә әнә шундый исем астында яшь фотосөючеләр бәйгесе үтте.

Бу бәйгене мәгариф идарәсе яшь буында туган төбәккә мәхәббәт, аның тарихына мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатында оештырды. Анда районның 23 мәктәбе укучылары катнашты. Оештыручылар иң күп фотоэшләр тәкъдим итүчеләр исемлегендә 7, 10, 24 нче урта мәктәпләрне, балалар һәм үсмерләр иҗат үзәген, Яңа Кәшер интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләрне атый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250