Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ярминкәдә ун кеше эшкә чакыру алды

Кичә Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә пенсионерлар өчен вакансияләр ярминкәсе үтте. Аны үзәк белән берлектә социаль яклау идарәсе оештырды.

Эш эзләп бирегә пенсионерлар белән беррәттән пенсия алдында торучылар, шулай ук эшсезләр - барлыгы 122 кеше килгән иде. Ярминкәдә шәһәрнең 12 предприятиесе эш тәкъдим итте. 10 кеше эшкә чакыру алды, 32 се курсларда укырга теләк белдерде, 16 кеше психолог-профконсультантта тест үтте.

Килүчеләргә слесарь, слесарь-ремонтчы, токарь, кондуктор, электромонтер, ярдәмче эшче, кондитер, пешекче, буяучы, фрезерчы, ишегалды җыештыручы, балта остасы, медсестра, кухня эшчесе, электромонтер, эколог, инженер-радист, аппаратчы, инженер-технолог һәм башка белгечлекләр тәкъдим ителде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса