Әлмәт таңнары

Әлмәттә “Ярдәм кулы суз” акциясе үтте

"ИнТеРНет" төркемендә катнашучылар күптәнге хыялларын тормышка ашырдылар - Рус Акташы махсус интернат-мәктәбе балалары өчен "Ярдәм кулы суз" дигән акция үткәрделәр.

Реклама

Аның максаты - сәламәтлеге чикле балаларга хыял бүләк итү. Бер ай дәвамында мәктәптә уку-язу әсбаплары һәм өстәл уеннары җыю буенча хәйрия акциясе барды. Берничә атна дәвамында концерт программасы әзерләнде.

12 мартта 1 нче урта мәктәпнең волонтерлар төркеме бүләкләр һәм концерт программасы белән Рус Акташы интернат-мәктәбенә юнәлде. Концертта яшь биючеләр һәм җырчылар катнашты, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, агитбригада белән "ИнТеРНет" төркеме чыгыш ясады (барлыгы 32 кеше катнашты).

Концерт ахырында интернат балаларын сюрприз көтә иде. Волонтерлар һәр балага матур кәгазь кисәкләре тараттылар һәм шунда иң матур хыялларын язарга тәкъдим иттеләр. Аннары әлеге язулар шарларга беркетелде. Йөздән артык шар балаларның хыялларын күккә күтәрде, ә балалар хыялларының чынга ашасына ихлас күңелдән ышандылар.

"ИнТеРНет" төркеме моның белән генә тукталырга уйламый, алда тагын күп кенә волонтерлык акцияләре, проектлар һәм концертлар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: