Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә янгыннан ике бала белән өлкән яшьтәге ханымны коткарганнар

11 март көнне көндезге икеләр тирәсендә Төзүчеләр проспектындагы 21 нче йортта янгын чыкты дигән хәбәр килеп ирешә.

Биш катлы йортның дүртенче каттагы баскыч мәйданчыгында электр щитына ут каба. Аның нәтиҗәсендә подъезд төтен белән тула.

Янгын сүндерүчеләр махсус битлекләр ярдәмендә бишенче каттан өч кеше коткара. 2008 елгы кыз баланы һәм 1958 елгы хатын-кызны агулану билгеләре белән ашыгыч медицина ярдәме бригадасы кулына тапшыралар. Алар хастаханәгә ятудан баш тарта. Ә 2008 елгы икенче бер кыз бала зыян күрми.

Янгын чыгуның беренче сәбәбе - электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу.

Чыганак: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса