Әлмәт таңнары

Әлмәттә ялган документ ясаган ТСЖ мастерына шелтә белдергәннәр

Бер әлмәтле фатирында температураның нормага туры килмәве турында Министрлар Кабинетының интернет-кабул итү бүлмәсендә гариза калдыра. Әлеге мәсьәләне хәл итүне торак-коммуналь хуҗалык департаментына һәм Әлмәт торак инспекциясенә йөклиләр.

Ә алар үз чиратында хатны гариза язучы шикаять белдергән "Яшьлек" торак милекчеләре иптәшлегенә юллый. ТСЖ мастеры температураны үлчәми генә фатирны техник тикшерү турында акт төзи. Актка хуҗа исеменнән чит кеше кул куя. Тайпылышлар булмавы турындагы актның күчермәсен департаментка тапшыралар. Әлеге хилафлыкны гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау белән бәйле законнарның үтәлешен тикшергәндә Әлмәт шәһәр прокуратурасы ачыклый. Нәтиҗәдә департаментның претензия бүлеге белгеченә кисәтү ясала, ә "Яшьлек" торак милекчеләре иптәшлеге мастерына шелтә белдерәләр

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: