Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Ял көне мәйданчыгы” старт алды

Әлмәт районы башлыгының кушуы белән, "Татнефть" ААҖ белән килешенеп, шарлавыклы буаларның беренче чиратында "Ял көне мәйданчыгы" эшли башлады.

Беренче булып Әлмәт районы коллективлары программа күрсәттеләр. Кич белән шарлавыклы буаларда йөреп керергә дип чыккан кешеләр үзешчән коллективларның яратып карадылар. Ачык һавада "Кәләем" халык фольклор ансамбле, Миннебай мәдәният йортыннан "Яшь күңелләр" халык гармунчылар ансамбле, Чуаш Сиренькиносы авылыннан "Пилеш" хореография төркеме, Югары Акташтан "Мастор Ягида" мордва халык фольклор ансамбле, Урсалы мәдәният йортыннан "Родник" фольклор ансамбле, Бишмунчадан "Энҗе" хореография ансамбле һ.б. чыгыш ясады.
Программа тәмамлангач та халыкның тараласы килмәде, аяклар үзләре биергә тыпырдап тора иде. Старт бирелде, шәһәр иҗат коллективлары белән алдагы очрашулар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса