Әлмәттә яңа урамнарга исемнәр сайланды
Бүген предприятие, урам, сквер-мәйданнарга исем бирү буенча комиссия утырышы булып узды. Комиссия әгъзалары Түбән Мактама бистәсеннән көнчыгыштарак алып барылган шәхси торак төзелеше районы турында фикер алышты.
Хәзергә шартлы рәвештә М-4 дип аталган микрорайон урамнарына исем бирүләрен сорап биредә йорт җиткерүчеләр дә мөрәҗәгать иткән. Комиссиягә 54 тән артык тәкъдим кергән. Утырышта да төрле фикерләр яңгырады. Азактан урамнарга Җиңүнең 70 еллыгы, Әнәс Шакирҗанов (44 нче СМУны озак еллар җитәкләгән шәхес), Харис Шәйхатдаров (район башкарма комитетының элеккеге рәисе, Бөек Ватан сугышында катнашкан) һәм Шамил Надыров (район үсешендә тирән эз калдырган шәхес) исемнәрен бирү турындагы уртак карарга киленде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа