7а номерлы ике троллейбус автоном йөреш функциясе белән шәһәр урамнары буйлап 10 августтан йөри башлаячак.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов хәбәр итте. Ул шулай ук яңа троллейбуслар хәрәкәте маршрутын да әйтеп үтте: РТС – Совет боҗрасы – Сөләйманова – Ленин – Төзүчеләр – Шевченко – Зарипов –Ленин – Сөләйманова – Советская – РТС боҗрасы.
Моннан тыш, шәһәр башлыгы шәһәрдә җәмәгать транспортына бәйле проблеманың әкренләп җайга салынуын билгеләп үтте. Троллейбус һәм автобуслар хәрәкәтен «акыллы транспорт " мобиль кушымтасы аша күзәтеп була. Моннан тыш, Башкарма комитет барлык проблемаларны хәл итү буенча эш алып бара башлады. Сораулар килеп туган очракта Тимур Дмитриевич аңа «директ»ка яисә 26-01-01 кайнар линия номеры буенча мөрәҗәгать итәргә чакырды.