Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа мәйданчыклар ачыла

Кичә калабызда тагын бер балалар мәйданчыгы ачылды. Шевченко урамындагы 116 нчы йорт ишегалдында бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте.

Әлеге ишегалдында 1485 кеше яши, аларның 261 е 14 яшькә кадәрге балалар. "Минем яраткан ишегалдым" проекты буенча төзелгән мәйданчыкның алтынчысы булды бу. Тантанада "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та катнашты. Ул әлмәтлеләрнең эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Бәйрәм барышында йортта яшәүче активистлар да бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса