Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа микрорайон барлыкка киләчәк

Татарстан нефтьчеләре башкаласы елдан-ел үсә һәм киңәя. Менә тагын берничә елдан Әлмәттә яңа - «Парковый» районы барлыкка килер дигән өмет бар. Шушы көннәрдә «Татнефть» ААҖ штаб-квартирасында төзелеш алып барылачак территорияне планлаштыру проектын тикшерделәр.

«Парковый» районына «Яшьлек» микрорайоныннан өстәрәк территория бүлеп бирелә. Аның гомуми мәйданы 341,8 гектар тәшкил итәчәк. План нигезендә монда берьюлы өч микрорайон һәм өч торак комплексы урнашачак. Шулай ук перспективада гомумбелем бирү мәктәпләре һәм балалар бакчалары төзү дә бар. Проект нигезенә күп яруслы паркинглар һәм җир өсте машина кую урыннары да салынган. Торак районның төп өстенлекләреннән берсе булып, һичшиксез, яшел зоналарның күплеге торачак. Моннан тыш, планда - күпфункциональ спорт комплексы төзелеше, җәяү һәм велосипедта йөрү өчен сукмаклар булдыру. Ишегалларында зур булмаган спорт һәм балалар мәйданчыклары, балаларны үстерү үзәкләре булдырырга кирәк дигән фикер дә киңәшмәдә шулай ук хуплап каршы алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса