Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Яңа ел бәйрәменә нәтиҗә ясалды

11 гыйнварда башкарма комитетта Яңа ел бәйрәменә нәтиҗә ясалды. Шәһәрнең бәйрәмне күтәренке рухта, бизәлеп каршылавына зур өлеш кертүчеләрнең бу көнне урыны түрдә булды.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, тулаем алганда, барлык җитәкчеләрнең дә шәһәрне бизәүгә җаваплы якын килүен, башкарылган эштән канәгать булуын әйтте. 2012 елны шәһәр һәм район күркәм нәтиҗәләр белән тәмамлады - социаль-икътисади үсеш буенча республикада беренче урын яулады. Район башлыгы 2013 елның да яхшы узачагына ышанычын белдерде.

Бәйрәмгә әзерлеккә килгәндә, бу уңайдан алдан ук план төзелгән иде. Барлык оешма-предприятиеләргә 15 декабрьгә кадәр фасадларын, территорияләрне бизәүне тәмамларга тәкъдим ителде. Төрле служба, шул исәптән журналистлар катнашында аларның эшен карап йөрү, рейдлар оештырылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов чыгышында Яңа ел уңаеннан мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләрендә, яшүсмерләр клубларында төрле күңел ачу, спорт чаралары уздырылуын, инвалид балаларның да игътибардан читтә калмавын әйтте. Башкалабыз Казанда узган Президентның Чыршы бәйрәмендә Әлмәт муниципаль районыннан 122 укучы катнашкан. Шәһәр паркында, Түбән Мактамада, Урсалыда, СУ-2дә һәм башка урыннарда бәйрәм Чыршылары бизәлде һәм алар әле дә балаларның, өлкәннәрнең ял итү урыны булып хезмәт итә. ТОСМСлар да микрорайоннарны бизәде. Алар арасында үткәрелгән "Иң яхшы Яңа ел шәһәрчеге" бәйгесендә җиңүчеләрнең күплеге бәйрәмгә әзерлеккә җитди караш хакында сөйли.
Әлмәт Яңа ел бәйрәмен матур итеп, аллы-гөлле төсләр белән һәм, иң мөһиме, гадәттән тыш хәлләрсез уздырды. Иң беренче булып биналарын "Татнефть" ААҖ һәм аның төркемендәге предприятиеләр, муниципалитет бизәүгә кереште. Калган оешма-учреждениеләр, җәмгыятьләр, эшмәкәрләр һәм башкалар да алар үрнәгенә иярде. Шәһәрне бизәүгә өлеш керткән һәркемгә район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды һәм музыкаль бүләкләр яңгырады.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250