Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «VII Адлер социологик укулары» республика гамәли-практик конференциясе

20 мартта Әлмәт дәүләт нефть институты базасында «VII Адлер социологик укулары» республика гамәли-практик конференциясе булды.

Аны Россия социологлар җәмгыятенең Татарстан бүлеге, район башкарма комитеты, "Татнефть" ААҖ һәм институт оештырды. Конференция эшендә галимнәр, вуз укытучылары, республика муниципалитетлары вәкилләре, студентлар һәм дин әһелләре катнашты.

Кичәне ачып, нефть институты директоры Александр Емекеев конференциядә катнашучыларга рәхмәт әйтте һәм мондый конференцияләрнең традициягә керүен, булачак инженерларны гуманитар фәннәргә якынайту максатында үткәрелүен билгеләп үтте. АГНИ студенты Әлфия Хәбибуллинага Л.М.Адлер исемендәге фонд стипендиясе алу өчен 100нче сертификат тапшырылды.

ӘМР башлыгы киңәшчесе Флүс Гарипов конференциядә катнашучыларны район башлыгы исеменнән сәламләде һәм эшләре нәтиҗәле булуын теләде. Әлмәт районы имам мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, чараны оештыручыларга рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә өмет белдерде.

Пленар утырыштан соң эш секцияләрдә дәвам итте. Конференция кысаларында шулай ук "Татарстан Республикасында социаль мөнәсәбәтләрнең этноконфессиональ аспектлары: толерантлык чикләре" дигән темага түгәрәк өстәл булды. Анда галимнәр, укытучылар, православие вәкиле протоиерей Илья Новичков һәм ислам вәкиле Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса